Файл: Эш программасы статусы.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 27.03.2024

Просмотров: 25

Скачиваний: 0

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:

Сүзлек диктанты –18-25 сүз

Сүзлек диктантын бәяләү

  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

  2. Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

  3. Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

  4. Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 60-65 сүз, ел ахырында 65-70 сүз

Контроль диктантны бәяләү:

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

ел башында 140-160 сүз (85-95 –язма күләме)

ел ахырында 160-190 сүз (95-105- язма күләме)

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталар
ның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинениене бәяләү. Күләме-1-2 бит.

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.

VI сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә
һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр



Уку эшчәнлеген оештыра белү юнәлешендә

Китап, өстәмә мәгълүмат белән эш итә белү

Фикерләү белән бәйле күнекмәләр

Телдән һәм язма сөйләм үстерү һәм аралаша белү юнәлеше

  1. Уку мәсьәләләрен мөстәкыйль билгеләү.

  2. Уку операцияләрен планлаштыру.

  3. Белем алуның рациональ ысулларын сайлау.

  4. Үз-үзеңә контроль ясауның төрле формаларын үзләштерү.

5. Мөстәкыйль белем алу буенча эш башлау.

  1. Дәреслек белән эш итә белү.

  2. Төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.

  3. Төрле текстлар белән эш иткәндә сәнгатьлелекне саклый белү.


4. Сүзлекләрдән файдалана белү, белешмә әдәбият белән системалы эшләү.

  1. Аудио-видео белән эш итә белү.




  1. Уку мәсьәләсен куя белү.

  2. Танып белү активлыгын үстерү.

  3. Яңа теманы аңлауга мотив тудыру.

  4. Төшенчә, термин, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәсен камилләштерү.

  5. Логик алымнардан чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.

  6. Грамматик анализ төрләрен үзләштерү:

  • мөстәкыйль сүз төркемнәренә морфологик анализ.

7. Тикшеренү ысуллары:

  • модельләштерү;

  • охшатып эшләү.




1. Телдән сөйләм:

  • кагыйдәләрне аңлап эзлекле сөйли белү күнекмәсе;

  • сорауны формалаштыра белү һәм тулы җавап бирә белү күнекмәсе.

2. Язма сөйләм:

  • күчереп язу;

  • сүзлек диктанты — 18-25 сүз;

  • контроль диктант — уку елы башында - 55 - 65 сүз,

  • уку елы ахырында – 60-70 сүз

  • гади план буенча изложение язу:




  • уку елы башында —140 - 160 сүзле текст (язманың күләме — 85 - 95 сүз);

  • уку елы ахырында — 160- 190 сүзле текст (язманың күләме — 95 - 105 сүз);




  • фикер йөртү элементлары кертеп, гади план төзеп сочинение язу;

  • эш кәгазьләре язу (рәхмәт хаты, мәкалә, тәбрикләү открыткасы, акт, сыйфатнамә).







Тематик план, программа материалын сәгатькә бүлеп, атнага 2 сәгать исәбеннән төзелде. Программа буенча: теоретик материал – 56 сәгать, кабатлау - 5 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү (изложение) - 3 сәгать, контроль диктант – 4, диктант - 2




Тема, бүлек исеме

Эш программасында каралган сәгать саны

1

5 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

2

2

Морфология турында мәгълүмат бирү

1

3

Исем

12

4

Сыйфат

10

5

Сан

14

6

Рәвеш

7

7

Алмашлык

12

8

6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау

3



















Календарь-тематик план



Дәреснең темасы

Төп эчтәлек


Көтелгән нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Контроль төрләре

Үткәрү вкыты План/факт

Предмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр


1нче чирек – 17 сәг. Искәртмәле диктант- 1; Контр.диктант-1

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау -2 сәг.

1

Туган тел турында әңгәмә

Туган тел турында диалогик-монологик сөйләм

Туган телнең әһәмиятен аңлау

дәреслектә ориентлаша белү; шартлы билгеләрнең телен белү

күршең белән хезмәттәшлек итү

Әңгәмәдә катнашу, сорауларга төгәл җавап бирү

Дәреслектә тел турында шигырь уку, диалогик-монологик сөйләм

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Әңгәмә, проект фонохрестоматиядән туган тел турында шигырьләр тыңлау




2

КАБАТЛАУ

Фонетика бүлеген кабатлау

Фонети анализ

Авазларны классификацияләү, өлешчә фонетик анализ

фонетик анализ

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Сорауларга җавап бирү

Фонетик анализ ясау

Дәреслектзге күнегүләр




Сүз төркемнәре турында мәгълүмат бирү -1сәг, исем - 12сәг.


3

МОРФОЛОГИЯ

Сүз төркемнәре турында төшенчә

Исем, фигыль сүз төремнәре. Морфология турында төшенчә. Исем берлек һәм күплек форма

Исем нәрсә белдергәнне, нинди сорауларга җавап биргәнен ачыклау, исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүләрен ачыклау

Яңа тема аңлату. Үткәннәрне искә төшерү, кабатлау. Рус теле белән чагыштыру

Укучыда ана теле танып белү күнекмәләрен үстерү

Уку, сорауларга җавап, җөмләлә төзү

Дәреслек, күнегүләр, индивидуаль биремнәр.




4

ИСЕМ турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Исем, уратклык һәм ялгызлык исемнәр

Уртаклык исемнәрнең үзенчәлекләре, ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылу күнекмәләре

Уратклык һәм ялгызлык исемнәрен аңлату. Рус һәм инглиз телләре белән уртаклык табу

Татар теленә тортыклы кызыксыну булдыру

Күнегүләр башкару, сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

Дәреслек, күнегүләр, Индивидуаль биремнәр, карточкалар




5

Исем ясагыч кушымчалар

Кушыамча төрләре.салма сүзләр

Исем ясагыч кушымчалар күп төрлелеген күрсәтү

Исем ясагыч кушымчалар белән танышу, рус теле белән чагытыру

Укуга кызксыну тәрбияләү, татар теленә кызыксуну уяту

Исемнәрдә ясагыч кушымчаларны билгеләү һәм мәгънә ягыннан аеру, мисаллар әйтү, җөмләләр төзү

Агымдагы




6

Исемнәрнең ясалыш төрләре

Кушма, парлы сүзләр

Исемнәрнең ясалыш төрлелеген өйрәнү. Төрле сүз төркемнәреннән исем ясаучы кушымчаларны белү. яңа исемнәр ясый белү

Кушма, парлы, ясалма исемнәрне аңлату

Татар теленә ихтирам, кызыксыну уяту

Исемнәрне ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлеп язу, мисаллар уйлау

Агымдагы




7

Исемнәрнең ясалыш төрләрен кабатлау

Кушма, парлы сүзләр

Исемнәрнең ясалыш төрләрен аера белү, сөйләмдә куллану

тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү



Исемнәрне ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлеп язу, мисаллар уйлау

Агымдагы




8

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килү осраклары

Исемнәрнең күплек төренә -лар, -ләр, -нар, -нәр кушымчалары ялгану.

Яңа тема аңлату, рус теле беән чагыштыру

Укучыда ана теленең танып белү күнекмәләрен үстерү

Күплек сандагы исемнәрне табу, татар теленә тәрҗемә итү

Дәреслек, сүзлек,




9

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Килешләр, исемнәрнең төрләнеше

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Баш килешнең кушымчасыз, калган килешләрнең кыек килешләр дип аталуы. Килеш кушымчалары. Баш килештәге исемнәрнең төрле җөмлә кисәге була алуы.

Исемнәрнең килеш белән төрләнүен аңлату. Рус теле белән чагыштыру

Телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт булдыру

Тексттан исемнәрне табып, килешләрен билгеләү, тиешле кушымчаларны ялгау

Дәреслек, Индивидуаль биремнәр




10

Килеш белән төрләнеш темасын ныгыту

Килешләр, исемнәрнең төрләнеше

Исемнәрне килеш белән төрләндерү, сөйләмдә урынлы куллану

Күнегүләр эшләү укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү.

Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү

ексттан исемнәрне табып, килешләрен билгеләү, тиешле кушымчаларны ялгау.

Агымдагы




11

Искәртмәле диктант. Поши баласы (№2, 43 бит)

Диктант

Белемнәрне практикада тикшерү.

Диктант язу, бирем үтәү

Укучыларның белемнәрен исәпкә алу, орфографик кагыйдәләрне тикшерү.

Диктант язу, биремнәр башкару.

Диктант




12-13

Исемнәрнең тартым белән, тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Исем. Тартым кушымчалары. Берлек, күплек сан тартым кушымчалары. Төрләнеш

У Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерүе. Тартым кушымчаларының предмет яки затның сөйләүчегә (мин, без), тыңлаучыга (син, сез) сөйләмдә катнашмаган затка яки предметка (ул, алар) караганлыгын белдерүе.

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

кучыда укуга үз мөнәсәбәтен белдерү күнекмәсен булдыру, кызыксыну уяту

Төрләндерү, тиешле тартым кушымчасын ялгап. Күчереп язу. Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү

Дәреслек, карточкалар, индивид.биремнәр




14

Контроль диктант №1 “Шомырт агачы янында” (№2, 46 бит)

Контроль диктант

Ишетеп аңлау, морфологик анализ ясау, белемнәрне практикада файдалану

Диктант язу, бирем үтәү, В тибындагы бирем

Үз-үзеңә контроль ясау. Белемнәрне куллануны тикшерү




Контр.диктант





15

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлекләре

Исем. Алынма исемнәр. Төрләнеш

Татар телендә Алынма исемнәргә кушымча ялгану ысулларын белү

Башка телләрдән кергән сүзләрне татар телендә дөрес әйтү

Телне өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт булдыру


Сүзләрне дөрес әйтү, язу, тзрҗемә, күнегүләр башкару

Агымдагы




16

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

Исем. Җөмлә кискәләре. Төрләнеш

Исемнәрнең җөмләдә төрле җөмлә кисәкләре булып килүләрен белү. Җөмлә кисәкләренә дөрес итепсорау куя белү һәм дөрес таба белү

Яңа теманы өйрәнү. Рус теле белән чагыштыру

Укучыда татар теленә кызыксыну уяту, алган белемнәрне куллана белү

Исемнәрне табып, табл.тутыру

Агымдагы




17

Исемнәрне кабатлау.




Белемнәрне практикада файдалану, сорауларга төгәл җавап бирү

Сорауларга җавап бирү, җөмләләр төзү

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу



Кабатлау күннегүләрен башкару

Агымдагы





2 чирек . К. д.-1, изл.-1

СЫЙФАТ-10сәг.


1

Сыйфат турында төшенчә

Сыйфат. Сыйфатланмыш

Сыйфат һәм сыйфатланмышның бәйләнү үзенчәлекләрен өйрәнү

Сыйфат һәм сыйфатланмышның бәйләнү үзенчәлекләре

Ана теле кирәкдеген тою күнекмәсе булдыру. Укучыларда игътибарлык иәрбияләү

Сыйфат һәм аның сыйфатланмышын табып, сораулар кую, язып алу.Диктант язу, биремнәр башкару

Агымдагы




2

Асыл һәм нисби сыйфатлар

Сыйфат. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатланмыш. Казан шәһәре

Төрләрен аера белү

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын аңлау

Туган якка мәхәббәт хисе тудыру

Таксттан амыл һәм нисби сыйфатларны табу, бирелгән темага асыл һәм нисби сыйфатларны кулланып, монолог сөйләү

Агымдагы




3

Асыл һәм нисби сыйфатлар


Сыйфат. Асыл һәм нисби сыйфатлар. Сыйфатланмыш. Казан шәһәре

Асыл һәм нисби сыйфатларның охшаш һәм аермалы якларын табарга өйрәтү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, анализ, гомумиләштерү, нәтиҗә ясау

үз мөмкинлекләреңне бәяләү; үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Тексттан амыл һәм нисби сыйфатларны табу, бирелгән темага асыл һәм нисби сыйфатларны кулланып, монолог сөйләү

Агымдагы




4

Сыйфатларның ясалышы

Сыйфатларның ясалышын өйрәнү

Сыйфатларның ясалышы буенча төрләре: тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган сыйфатлар, кушма, парлы һәм тезмә сыйфатлар. Ясалма сыйфатларның күбрәк исем һәм фигыльләргә махсус кушымчалары ялганып ясалуы. Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы; -ле, -сыз, -сез, -гы, -ге, -кы, -ке; -чан, -чән, -ык, -ек, , -ынкы, -енке, -ма,
-мә, -гыч, -ген, -лык, -лек.

Гарәп-фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләрдән ясалган сыйфатларны аера белү.

Сыйфатларның ясалыш ысуллары белән таныштыру


Сыйфаталрны ясалышы ягыннан тикшерү, һәр төркемгә мисаллар уйлап язу

Агымдагы




5.

Изложение № 1.”Канатлы дусларыбызны онытмыйк”

изложение

Текстны истә калдыру, план төзү

Изложение язу

Үз эшчәнлегеңнеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ тудыру

Изложение язу, текст белэн эш

изложение




6-7

Сыйфатларның дәрәҗәләре

Сыйфатның артыклык, кимлек, чагыштыру дәрәҗәләре

Татар телендә дүрт сыйфат дәрәҗәсе булуы. Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерүе. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларның бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтүе (-рак, -рәк кушымчалары ялганып ясала).

Сыйфатларның дәрәҗәләрен билгеләү, мисаллар китерү, А тибындагы бирем Кабатлау. Рус теле белән чагыштырып өйрәнү

Сыйфатның дәрәҗә категориясе белән таныштыру

Төрле дәрәҗәдәге сыйфатлар кулланып, хикәя язарга.

Сыйфатларны төрле дәрәҗәләргә кеп, җөмләләр язу

Агымдагы




8

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Җөмлә кисәкләре


Җөмләдә сыйфатның аергыч, хәбәр, хәл булып килүен белү, дөрес таба һәм асларына сыза белү

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышын аңлату. Рус теле белән чагыштырып өйрәнү

Ана теле кирәклеген тою күнекмәсе булдыру

Уку, сыйфатларның җөмләдә функциясен аңлар, язу. Күнегүләр башкару

Агымдагы

16-21.11

9

Сыйфатларның исемләшүе

Исемләшкән сыйфатлар. Сыйфатланмыш. Исем сүз төркеме

Сыйфатланмыштан башка килгән исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнүләре, берлек Һәм күплек санда килүләре. Бу күренешнең сыйфатларның исемләшүе дип аталуы

Яңа материал аңлату

Татар теленә кызыксыну уяту

Исемләшкән сыйфатларны табу, текстны татарчага тәрҗемә итү

Агымдагы




10-11

Сыйфат темасын кабатлау. Тест

Сыйфат темасы буенча үткәннәрне кабатлау

Сыйфатларга морфологик анализ ясый белү. Тема буенча үтелгәннәрне кабатлау.тестлар

Сыйфат темасы буенча үткәннәрне кабатлау

Сыйфат темасы буенча үзләштергән биремнәрнең кирәклен, әһәмиятлеген аңлау

Сыйфатларны таный белү. Күнегүләр башкару

Тест




12

К. Диктант №2 “Урман тургае” (№1, 9 бит)























САН -14сәг


13-14

Сан турында төшенчә

Сан төшенчәсе, сораулары, төркемчәләре

Саннарны таба. Аларга сораулар куя белү, саннарның төркемчәләре турында беренчел белемнәр формалаштыру

Сан темасы буенча алган белемнәрне тулыландыру


Үз сөйләмеңне тыңлый һәм дөресли белергә өйрәнү. Үзең генә һәм иптәшең белән бергәләп эшли белү


Кагыйдә уку, саннарны сүзләре белән язу

Агымдагы



15-16

Саннарның ясалышы

Сан төшенчәсе, сораулары, төркемчәләре

Саннарның ясалыш ысулларын билгеләү, саннарны җөмләдә куллану

Саннарны ясалышы буенча тикшерү, В тибындагы бирем

Саннарның ясалыш ысуллары белән таныштыру

Һәр ясалыш төрендәге сан белән җөмлә төзергә

Кагыйдә уку, саннарны сүзләре белән язу

Агымдагы















3нче чирек, контр.диктант- 1, диктант – 1, изложение - 1













1

Гарәп һәм рим цифрлары язылышы

Саннар. Саннарның цифрлары белән бирелүе

Санның күбрәк цифрлар белән язып күрсәтелүе Гарәп һәм рим цифрлары һәм аларны куллану.




Рим цифрларының язылыш үзенчәлекләре белән таныштыру

Рим цифрларының язылышын ятларга

Сүз белән бирелгән саннарны – цифрлар белән, цифрлар белән бирелгән саннарны сүзләр белән күчереп язу

Агымдагы





2-3

Сан төркемчәләре. Микъдар саны

Сан төркемчәләре. Микъдар саны.

Сан төркемчәләрен белү Белдергән мәгънә төсмерләренә һәм формаларына карап, саннарның биш (микъдар, тәртип, бүлем, чама, җыю) төркемгә бүленүе. Микъдар саннарның предметларның төгәл исәбен белдерүе һәм ничә? күпме? никадәрсорауларына җавап булуы. Өлеш саннарының да шушы төркемгә керүләре

Сан темасы буенча мәгълүмат бирү, рус һәм инглиз телләре белән чагыштыру

Укучыларда ана телендә грамоталы язу күнекмәсе булдыру Сан белдергән мәгънәне ачыклау


Тексттан Микъдар саннарын табу, саннарны дөрес әйтеп уку, язып алу

Агымдагы




4

Тәртип саны

Тәртип саны.

Тәртип санының предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдереп, ничәнче? соравына җавап булуы. Микъдар санына -нчы, -нче, -ынчы, -енче кушымчалары кушылып ясалуы.

Сан темасы буенча мәгълүмат бирү, рус һәм инглиз телләре белән чагыштыру

Татар теленә кызыксыну уяту

Тексттан тәртип саннарын табу, саннарны дөрес әйтеп уку, язып алу. Бирелгән темага монолог уйлау

Агымдагы




5

Бүлем саны

Бүлем саны

Бүлем санының предметны тигез өлешләргә бүлүен белдереп, ничәшәр? күпмешәр? сорауларына җавап бирүе. Микъдар санына -ар, -әр, -шар, -шәр кушымчалары ялганып ясалуы.

Сан темасы буенча мәгълүмат бирү, рус һәм инглиз телләре белән чагыштыру

Укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

Тексттан бүлемсаннарын табу, саннарны дөрес әйтеп уку, язып алу. Бирелгән темага монолог уйлау

Агымдагы




6

Искәртмәле-аңлатмалы диктант №2. “Сарымсак” (№2, 73 бит)

Искәртмәле диктант

Белемнәрне практикада куллану

Диктант язу, бирем үтәү, В тибындагы бирем

Укучыларның белемнәрен исәпкә алу

Орфографик кагыйдәләрне кабатларга

Диктант язу, биремнәр башкару

Диктант






7

Чама саны

Чама саны


Чама санының предмет санын якынча белдерүе, никадәр? ничәләп? сорауларына җавап бирүе. Төп санга -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -нарча, -нәрчә кушымчалары ялгап ясалуы




Туган телгә хөрмәт тәрбияләү

Тексттан чамасаннарын табу, саннарны дөрес әйтеп уку, язып алу.

Агымдагы




8

Җыю саны

Җыю саны

Җыю санынның сорауларын һәм кушымчаларын белү, җыю саннары белән җөмләләр төзи белү

Сан темасы буенча мәгълүмат бирү, рус һәм инглиз телләре белән чагыштыру

Укуга уңай мөнәсәбәт булдыру

Тексттан җыюсаннарын табу, саннарны дөрес әйтеп уку, язып алу. Бирелгән темага монолог уйлау

Агымдагы







9

Саннарның җөмләдә кулланылышы

Сан темасы буенча кабатлау

аналмышы белән килгән саннарның җөмләдә күбрәк аергыч булулары, төрләнмәве. Саналмышыннан башка килгән саннарның, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнүе, җөмләнең төрле кисәкләре булып килүләре. Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннарның саналмышсыз килеп төрләнә алуы һәм җөмләнең төрле кисәге булуы.

Сан темасы буенча алган юелемнәрне системалаштыру, сөйләмдә һәм язуда куллану. Математика дәресләрендә алган белемнәрне куллану

Үзләштергән белемнәрнең кирәклеген аңлау

Морфологик анализ ясау, сорауларга җавап, күнегүләр башкару.

Агымдагы







10-11

Саннарны кабатлау

Сан темасы буенча кабатлау

Саннарны җөмләдә тану, функциясен билгеләү

Саннарга морфологик анализ ясау, В тибындагы бирем

Сан темасы буенча алган белемнәрне системалаштыру

Үзләштергән белемнәрнең кирәклеген аңлау

Морфологик анализ ясау, сорауларга җавап, күнегүләр башкару.

Агымдагы







12

Изложение № 3”Эш беткәч үкенүдә файда юк” (40 бит)

Излоңение язу

Текстны истә калдыру, план төзү