Файл: Эш программасы статусы.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 27.03.2024

Просмотров: 27

Скачиваний: 0

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.
һәм җәнлек тавышлары гы­на чыгара белә иде, тора-бара менә дигән итеп төрле көйләр уйный белә башлады...

Ләкин аның иң яратканы Аккош күле иде. Ул көннәр буе күл янында утыра, курай тарта, аның янына аккошлар җыела, ул җим ташлый.(Ә.Фәйзи).

В1. Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясагыз.

В2Ясалма исемнәрне сайлап алып языгыз, сүз төркемен билгеләгез.

В3Тексттан алмашлыкларны күчереп языгыз һәм мәгънә төркемчәләрен билгеләгез.

В4Тексттан исемләшкән сыйфатны табыгыз.

2 вариант

А1. Исем сүз төркеменә караган сүзне күрсәтегез.

1) җырлау; 2) җырчы; 3) җырлы; 4) җырлый-җырлый.

А2. Парлы сүзне билгеләгез.

1) әнием; 2) аклы-каралы; 3) ямь-яшел; 4) бозваткыч.

АЗ. Исем + сүз ясагын кушымча = сыйфат очрагына туры килгән сүзне күрсәтегез.

1) бозлык; 2) тозлык; 3) тозлы; 4) бозда

А4. Исемләшкән сыйфатны күрсәтегез. Түтәлдә ак, сары, зәңгәр чәчәкләр үсеп утыра. Миңа зәңгәрләре бигрәк тә ошады.

1) ак; 2)сары; 3)зәңгәр; 4)зәңгәрләре.

А5. Рәвешне билгеләгез.

1) матур; 2) матурлык; 3) бай; 4) бик.

А6. Җыю санын күрсәтегез

1)ике; 2) икенче; 3)икәү; 4) бер-ике.

А7. Түбәндәге җөмләдә куелмаган килеш кушымчасын билгеләгез? Безнең татар халкында икмәк ... хөрмәт аеруча зур иде. (Ә.Еники)

1) иялек; 2) төшем; 3) юнәлеш; 4) урын-вакыт.

А8. Уртаклык исемне билгеләгез.

1) Ләйсән; 2) тынычлык; 3) Тынычлык (урамы); 4) Казан.

А9. Ясалма сыйфатны күрсәтегез.

1)зифа; 2) түбән; 3) матур; 4) көчсез.

А10. Күп нокталар урынына нинди алмашлык язылырга тиеш. Әтием белән икәү. ... гел бергә йөрибез. Бергә утын кисәбез.

Бергә карлар көрибез. (Ә.Бикчөнтәева)

1)мин; 2) син; 3)ул; 4) без.

В. Текстны укыгыз һәм аннан соң бирелгән күнегүләрне үтәгез.

Әтием турында

Таныш булыйк. Минем әтием - сезгә таныш композитор Салих Сәйдәшев. Аның балачагы турында миңа әбием сөйли иде. Аның сөйләүләреннән мин шуны белеп калдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармунда уйнарга да бик иртә өйрәнгән.

Әтием көндәлек тормышта йомшак, иркен күңеллекеше. булды. Мин аның безгә, балаларга, кычкырганын хәтерләмим. Ул, гомумән, тупаслыкны яратмый иде. Чыннан да, без аның Әминә исемле апасын бик яратуын, олылавын, шулай ук җизнәсе Шиһап Әхмәровны бик ихтирам итүен күреп үстек.


Аның иң яратып башкарган көйләре - татар халык көйләре. Ә үз әсәрләрен ул бары тик тыңлаучылар соравы буенча гына башкара иде.

Минем әтием - Салих Сәйдәшев - тыйнак һәм эш сөючән кеше иде. (А.Сәйдәшев).

В1Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясагыз.

В2Тартым белән төрләнгән 5 исемне күчереп языгыз һәм затын билгеләгез.

В3Тексттан ялгызлык исемнәрен күчереп языгыз.

В4Тексттан рәвешләрне күчереп языгыз һәм мәгънә төркемчәләрен күрсәтегез.