Файл: Юлларыгыз рчак имин булсын!.docx

ВУЗ: Не указан

Категория: Не указан

Дисциплина: Не указана

Добавлен: 03.05.2024

Просмотров: 5

Скачиваний: 0

ВНИМАНИЕ! Если данный файл нарушает Ваши авторские права, то обязательно сообщите нам.

Юлларыгыз һәрчак имин булсын!

Кичәгә әзерлек эше берничә атна алдан башлана.Пассажирлар, җәяүлеләр,

велосипедчылар өчен кагыйдәләр өйрәнелә; башлангыч сыйныф укучылары 2 командага бүленә һәм алдан бирелгән план-хат буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә уздырылачак кичәгә әзерләнәләр.

Өчкүздән килгән план-хат белдерүләр тактасына эленә:
Хөрмәтле укучылар! Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрер өчен юл кагыйдәләрен яхшылап өйрәнергә һәм төгәл үтәргә кирәк.Түбәндәге биремнәрне үтәсәгез, сезнең команда һичшиксез җиңәчәк.

1.Командага исем һәм командир билгеләгез.

2.Авыл эченә һәм тирәсенә куелган юл билгеләрен карап чыгыгыз һәм аңлатырга әзерләнегез.

3“Юл фәне әлифбасы” китабындагы сорауларга җавап бирергә әзерләнегез.

4. Пассажирлар, җәяүлеләр, велосипедчылар өчен кагыйдәләрне исегезгә төшерегез, әти- әниләрегезгә, эне-сеңелләрегезгә сөйләп күрсәтегез.

5.Юл билгеләренең килеп чыгу тарихын өйрәнегез һәм кыскача сөйләргә әзерләнегез.

6.”Юлларыгыз һәрчак имин булсын!” дигән темага рәсемнәр ясагыз.

7. Юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы табышмаклар табыгыз.
Сезгә уңышлар теләп: дустыгыз Өчкүз.
Кичәгә ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырыла. Дәрес – кичәне Өчкүз булып киенгән укытучы алып бара.
Максат: 1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру

һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

2.Балаларның мөстәкыйль эзләнүен, иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, дуслык,

бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: : юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, презентацияләр, светофор макеты, укучыларның рәсемнәре.
Дәрес - кичәнең барышы:
Өчкүз: Исәнмесез, дусларым

Бүген бик күңелле көн.

Юл кагыйдәсен белүчеләрне

Табып бирәчәк бу көн.

Бүген мин сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшерермен. Сынатмаска тырышыгыз! Сезнең җавапларыгызны бәяләп баручылар безнең кунакларыбыз-ЮХИДИ хезмәткәрләре булыр.


Бәйгебезне командалар белән танышудан башлап җибәрик. Һәр дөрес җавап өчен командаларга 1әр юл билгесе макеты бирелә. Команда ялгыш-

кан очракта каршы яклар җавап бирә.

1 нче бәйге.Әзерләп килгән (юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы ) табыш-макларны әйтешү.


2 нче бәйге: Кроссвордны дөрес чишсәгез без утырып хәрәкәт итә торган транспорт чарасын белерсез.



1






















2




























3






















4





































5

















































6




















































7












































1.Машина өчен йорт.

2.Өч күзле сакчы.

3.Нинди сүз француз теленнән “җәяүлеләр юлы”дип тәрҗемә ителә.

4.Ул үзе шундый көчле.

Тешле- тешле чүмечле.

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне.

5.Кылга асылына,тимергә таяна,

Утыртып чаба теләсә кая.

6.Машина йөртүчеләр нәрсәне “баранка” дип атыйлар.

7.Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез.





Җаваплар:Уңнан сулга: 1-гараж,2-светофор,3-тротуар,4-экскаватор,5-троллейбус,6-руль,7-велосипед .Өстән аска: автобус

3нче бәйге:

-Балалар, автобуска утырып йөрүчеләр кемнәр дип атала?

-Пассажирлар.

- Ә хәзер пассажирлар өчен кагыйдәләрне искә төшереп китик.
4нче бәйге:

- Авылларда яшәсәк тә,

Юл кагыйдәләрен белик.

Нигә кирәк безгә болар

Диеп, дуслар, сөйләнмик.
-Балалар, ә безнең авылда нинди юл билгеләре бар икән? Шуларның рәсемен ясап, аңлатырга әзерләнегез.(Командалар әзерләнгән арада музыкаль пауза). . В. Казыйханов сүзләре, Ф. Әхмәтшин көе “Светофор юлларда”.

5 нче бәйге ”Өлкәннәргә каеш кирәк, балаларга – кәнәфи “ дип атала. Бу җөмләнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?Кайсы команда шушы турыда төгәлрәк итеп сөйләр икән?

6 нчы бәйге:. Сез билгеләрнең атамаларын ике телдә дә беләсезме икән, тикшереп үтик әле. ( Һәр командага чиратлап билге күрсәтелә.)

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.” бәйгесе

Тайгак юл. - Скользкая дорога.

Велосипед белән йөрү тыела. - Движение на велосипедах запрещено.

Җир астыннан үтү юлы. - Подземный пешеходный переход.

Җәялеләр чыгу урыны. - Пешеходный переход.

.

Автобус тукталышы. - Место остановки автобуса.

.

Керү тыела. - Въезд запрещен.

7нче бәйге: Бу бәйге-тест “ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” дип атала

1.Иң беренче йөк ташу өчен нинди транспорт чарасы кулланылган?

а) автомобиль;

б) трактор;

в) җигүле ат.

2.Светофорның төсләре нинди тәртиптә урнашкан (өстән аска )

а) кызыл,сары, яшел;

б) яшел, сары, кызыл;

в) сары,яшел, кызыл.

3.Тыю билгеләре ничек сурәтләнә:

а) кызыл өчпочмак;

б) кызыл түгәрәк;

в) зәңгәр түгәрәк.

4.Әгәр юлда җәяүләп барсаң, син:

а) пассажир;

б) җәяүле;

в) йөртүче.

5.Әгәр автобуста, троллейбуста, трамвайда барсаң, син:

а) җәяүле;

б) кунакка баручы;

в) пассажир.

6.Транспортның хәрәкәт итә торган урыны:

а) сукмак;

б) ял итү урыны;

в) юл.

7.Автомобильне кем йөртә?

а) машинист;

б) йөртүче (водитель);

в) очучы.

8. Бу билге нәрсәне аңлата?

а ) җәяүле чыгу урыны;

б) җир өсте чыгу урыны;

в) җир асты чыгу урыны.

9. Әгәр уңайлы юл кырые (тротуар) булмаса җәяүлеләргә барырга рөхсәт ителә:

а) юл уртасыннан;

б) машина юлының кырыеннан,машина хәрәкәтенә каршы;

в) тыкырыктан.
8 нче бәйге : Ә хәзер һәр команда дөрес җаваплары өчен бирелгән юл билгеләрен атый һәм саный .

Бәйгегә йомгак ясала. Сүз ЮХИДИ хезмәткәренә бирелә.
Өчкүз: Кадерле балалар! Урам законнары бик мәрхәмәтле: ул бәхетсезлек-ләрдән аралый, кеше гомерен саклый. Әмма аны үтәмәгән кешеләргә бик кырыс.Юл кагыйдәләрен һәрвакыт төгәл үтәргә тырышыгыз. Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Юлларыгыз һәрчак имин булсын!

Фаткырахманова Кадрия.

Балтач районы Кенәбаш башлангыч мәктәп - балалар бакчасы